Кукмарада Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр
Чара барышында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядәге егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче иҗтимагый оешма вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр бүләкләнде.
1 июль көнне Россиядә Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу — илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкән ир-егетләрне хөрмәтләү, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерү, кайнар нокталарда, шулай ук туган якларына әйләнеп кайтканнан соң вафат булган якташларны искә алу көне.
Кукмарада сугыш хәрәкәтләре ветераннарына багышланган тантаналы чара Җиңү паркында узды. Кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашларыбызны район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмараның сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллиннар сәламләп, хезмәтләре өчен тирән ихтирам һәм хөрмәт сүзләрен ирештерделәр.

— Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм бүгенге көндә дә ил тынычлыгы өчен көрәшүчеләр — батырлык, ватанпәрвәрлек һәм тугрылык үрнәге. Сез төрле елларда илебез мәнфәгатьләрен саклап, авыр сынаулар аша үттегез. Бүген без сезнең хезмәтегезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез, арабыздан киткән каһарманнарны хөрмәт белән искә алабыз. Ветераннарның батырлыгы яшь буын өчен һәрчак үрнәк булып калачак, — диде район башлыгы.

Чара барышында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядәге егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче иҗтимагый оешма вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр бүләкләнде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев