Матурлык тудыручы: Кукмара районыннан Гөлфия Билалова 200гә якын төрдәге гөл-чәчәк үстерә
Кеше һәм аның эше

Матурлык тудыручы: Кукмара районыннан Гөлфия Билалова 200гә якын төрдәге гөл-чәчәк үстерә

Бакчачы райондашыбыз — күп кенә нәниләрнең күңеленә юл таба белгән, үз хезмәтенә тугры, абруйлы укытучы да.

Чәчәкләр «патшабикәсе»

Әсән-Елга авылында яшәүче Гөлфия ханым Билалованы чәчәкләр «патшабикәсе» дип атасак, һич тә ялгыш булмас. Аның ишегалды, капка төбе һәм түр бакчасында 200гә якын төрдәге гөл-чәчәк үсә. 

Язмам герое — ямьле табигатьле Камышлы авылыннан. Березняк мәктәбендә — 8нче, ә беренче гимназиядә (ул вакытта беренче мәктәп) 10нчы сыйныфны тәмамлый. Алабуга педагогия институтының Яр Чаллы филиалында укып, кулына диплом алганнан соң, яшь белгеч Әсән-Елга авылыннан Азат исемле егет белән гаилә кора һәм Пычак урта мәктәбенә эшкә урнаша. Инде менә 38 ел Гөлфия апа башлангыч сыйныф укучыларына белем-тәрбия бирә.

— Бакча чәчәкләренә, гөлләр үстерүгә булган мәхәббәт, мөгаен, тумыштан ук киләдер. Төп нигездә тәрәзә төпләрен берсеннән-берсе матур чәчәкле гөлләр бизәде, бакчабызда кашкарыйлар, чәй розалары ямь биреп утырды. Балачактан шушы гүзәллекне күреп үстем, мөгаен, күңелемә чәчәкләргә булган мәхәббәт шул вакытта сеңгәндер, — ди Гөлфия Галимулла кызы. — Тормыш иптәшем Азатның вафатыннан соң, петунияләргә аеруча өстенлек бирдем. Аларны тәрбияләү, төрле төстәге чәчәкләрен күрү күңелемә юаныч һәм тынычлык бирә, борчу-мәшәкатьләрне онытырга, авыр уйлардан арынырга ярдәм итә. 

Бакча чәчәкләренә, гөлләр үстерүгә булган мәхәббәт, мөгаен, тумыштан ук киләдер.
Гөлфия Билалованың бакча чәчәкләренә, гөлләр үстерүгә булган мәхәббәте, мөгаен, тумыштан ук киләдер.

Гөлфия апаның хуҗалыгын петунияләрдән тыш, бегония, яран, гортензия һәм башка бик күптөрле чәчәкләр бизи. Чәчәкләренең орлыкларын, суганнарын Яңа елдан соң әзерли башлый икән.

—  Аларны бары тик үзем белгән, сыналган кибетләрдән генә алам, интернет челтәре аша заказ бирәм. Быел затлы бегонияләрнең төрен һәм санын тагын да арттырдым, халык телендә «туй чәчәге» дип йөртелүче гладиолуслар да утырттым, — ди ул. — Февраль башында орлыкларны чәчә башлыйм. Аларның һәрберсенең тишелеп чыгуын күзәтү, тиешенчә тәрбияләү — үзе бер күңелле. Фитолампа астында матур булып тернәкләнә алар. Шуннан соң үсентеләрне иң элек махсус кечкенә савытларга, ә инде май аена чыккач, төренә карап сайланган чүлмәкләргә күчереп утыртам. Чүлмәкләрнең иң кечкенәләре — 5-6, ә зурысы 30 литрлы. Быел аларның саны 600дән артып китте. 

Гөлләр иртә яздан көзгә кадәр матурлык тудырсын өчен тиешенчә тәрбияләү, үзвакытында су сибү, ашлау да мөһим. 

— Әлбәттә, һәр тереклек игътибарны ярата. Чәчәкләр дә шулай. Аларга су сибүнең дә үз җае бар: бу эшне иртәнге сәгать тугызга кадәр һәм кичке сәгать алтыдан соң башкару зарур. Әйтик, петунияләрнең кайбер төрләре суны бик ярата, ә кайберләренә аз гына сибү дә җитә. Шулай ук гөл-чәчәкләрнең кипкән яфракларын һәм чәчәкләрен үзвакытында өзеп торырга, орлыкларын җыеп алырга, үсентеләрне формалаштырырга кирәк. Аннары берсе кояшлы урынны үз итсә, икенчесе күләгәдә яхшы үсә. Шул рәвешле, һәр гөлнең үзенә хас таләбе бар, — ди уңган бакчачы.

Яңгырлар күп яуган елларда чәчәкләр төрле чирләргә тиз бирешә. Моны булдырмау, иммунитетын ныгыту өчен азотлы һәм калийлы ашламалар куллана, вакланган йомырка, банан кабыклары, көл салынган су да сибә икән. 

Билаловлар гаиләсенең йорт яны чәчәкләргә күмелгән.
Билаловлар гаиләсенең йорты чәчәкләргә күмелгән.

Укытучы да, бакчачы да

Әңгәмәдәшем куаклы агачларга да игътибар бирә. «Быел миндаль утырткан идем. Март-апрель айларында ук сакура чәчәген хәтерләткән матур чәчәкләре белән сөендерде. Тал үстердем, аны үрдердем. Ул да өй каршына үзгә бер ямь өсти, — ди Гөлфия Галимулла кызы. — Ике парнигым бар. Аның берсенә кыяр-помидор, баллы борыч утыртсам, икенчесе бары тик гөлләр өчен тотыла. Чәчәкләрне көннәр җылынып җиткәч кенә урамга чыгарам. Чирләп китсәләр, аерып алып дәвалыйм. Барлык киңәшләрне интернет челтәреннән алам, шулай ук тәҗрибәле бакчачыларның сүзенә дә колак салам». 

Көз җиткәч, бакчачылар өчен үзгә бер мәшәкатьле чор башлана. Гөлфия апа да гортензияләрне корыган ботаклар белән каплый, гладиолусларның суганнарын аерым тартмаларга тутыра, ә бегонияләрне кисеп, һәрберсен чүлмәге белән өй астындагы караңгы урынга төшерә, кыш буена ике тапкыр су сибә икән.

«Яз көне исә бегония суганнарын алып, икенче чүлмәккә утыртам. Моның өчен савытның төбен тишеп, башта дренаж, аннан соң туфрак салырга кирәк. Шул вакытта гына гөлләр яхшы тамырланып, тизрәк тернәкләнеп китә», — ди ул. 

Биредә нинди генә чәчәкләр үсми!
Биредә нинди генә чәчәкләр үсми!
Гөлфия Билалова — күп кенә нәниләрнең күңеленә юл таба белгән, үз хезмәтенә тугры, абруйлы укытучы да. Мөгаллимә 40 елга якын мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп, зур уңышларга ирешкән, дәрәҗәле исемнәргә лаек булган. Чәчәкләр үстерүгә мәхәббәте дә, балаларга карата булган җылы мөнәсәбәте кебек, аның күңелендәге матурлыкның бер чагылышы.
  • Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев