Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмарада «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең «Нәтиҗәгә эшлибез!» хисап-программа форумы узды

Кукмара өченче урта мәктәбендә үткән форумның максаты биш ел элек «Бердәм Россия» партиясе кабул иткән программаның үтәлешенә йомгак, алдагы бурычларның юнәлешләрен билгеләү булды.

Чарада Россия Дәүләт Думасы депутатлары Илья Вольфсон, Анатолий Иванов, Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. Шулай ук форумга партия активы, район башкарма хакимияте, хезмәт коллективлары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды.

Очрашу «Минем әти — Герой» дигән күргәзмәне караудан башланды. Әлеге проект махсус хәрби операциядә (МХО) катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә, гаилә хәтерен саклауга һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән. Татарстанда фестивальнең инициаторы — Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон. 

— Проект иң беренчеләрдән булып Мәскәү өлкәсендә тормышка ашырыла башлады. Аның инициаторы — минем хезмәттәшем. Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә, батырлык, җаваплылык кебек кыйммәтләрне пропагандалауга юнәлдерелгән чара Татарстанда да киң колач алды. Анда хәрбиләрнең балалары кушылды, аларга ярдәм итәргә укытучылар җәлеп ителде, — диде Илья Вольфсон. — МХОда катнашучы ир-егетләрнең барысы да — Геройлар. Алар Ватанны саклап, илебез тарихына үз исемнәрен язалар. Кызганычка каршы, кайберләре бүген арабызда юк. Әмма аларның батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланырга, ә исемнәре онытылмаска тиеш. 

Депутат Илья Вольфсон гражданнарны да шәхси сораулар буенча кабул итте. Очрашуда район халкының мөрәҗәгатьләре тыңланды, аларны хәл итү юллары буенча фикер алышынды.

Кукмара өченче урта мәктәбендә үткән форумның максаты биш ел элек «Бердәм Россия» партиясе кабул иткән программаның үтәлешенә йомгак, алдагы бурычларның юнәлешләрен билгеләү булды. Район башлыгы Сергей Димитриев районда соңгы биш елда башкарылган эшләр, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләрендә гамәлгә ашырылган проектлар, төзелеш, төзекләндерү, волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм программалары турындагы чыгыш ясады. Шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү, цифрлаштыру һәм өлкән буынга, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм күрсәтүнең эшчәнлектәге төп юнәлешләр булып торуын билгеләп үтте. 

— Эшчәнлегебезнең төп күрсәткече — тулаем территориаль продукт күләме. 2025 ел йомгаклары буенча ул 27,1 миллиард сумны тәшкил итте. Агымдагы елда исә әлеге күрсәткечнең 28,7 миллиард сум күләмендә булуы фаразлана. Тулаем территориаль продуктның төп өлешен авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тәшкил итә. Бу елның гыйнвар-май айларында сәнәгать җитештерүе индексы — 96,8 процент, ә озатылган товарлар күләме 3 миллиард 86 миллион сум булды. Ел ахырына әлеге күрсәткечнең кимендә 9 миллиард сумга җитүе көтелә, — диде Сергей Димитриев. — Районның авыл хуҗалыгы — заманча, югары технологияләргә нигезләнгән һәм зур үсеш мөмкинлекләренә ия тармак. Бу юнәлеш буенча район республикада беренче урынны били. Агымдагы елның гыйнвар-май айларында 3 миллиард 690 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 87 процентка күбрәк. 

Форум тәмамланганнан соң кунаклар районның «Триера», «ТБ-Ресурс» оешмаларының эшчәнлеге һәм 500 урынга исәпләнгән беренче гимназия төзелеше белән таныштылар.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев