Чара «Төбәкне өйрәнү» музеенда оештырылды.
«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында районыбызның аз тәэмин ителгән гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга, махсус хәрби операция зонасында катнашучы хәрбиләрнең ул-кызларына мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырыла.
Кукмараның «Төбәкне өйрәнү» музеенда узган чарада 25 бала портфельле булды. Хәйрия акциясенең максаты — матди яктан кыенлык кичерүче, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә булышу, балаларның мәктәпкә шатланып һәм кирәкле әйберләр белән әзерләнеп баруына мөмкинлек тудыру. Әлеге игелекле эштән кукмаралылар, районның оешма-предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмый. Быел да алар, акциягә үз өлешләрен кертеп, балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутыруда ярдәм күрсәтте.
Балаларны һәм әти-әниләрне район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, балаларның тырышып, "биш"ле билгеләренә генә укуларын теләде. Берсеннән-берсе матур портфельләрне балаларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллиннар тапшырды. Аларга "Беренчеләр хәрәкәте"нең Кукмара бүлеге волонтерлары ярдәм итте.
— Мин — алты бала әнисе. Олы балама — 19, ә кечесенә — 1 яшь. Өч балам — мәктәп укучылары. Быел беренче сыйгыфка баручы кызыма искиткеч матур портфель тапшырдылар. Эченә дә шактый күп мәктәп кирәк-яраклары тутырылган. Хәйрия акциясенә үз өлешен кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәтем чиксез, — диде Кукмарада яшәүче Хөршидә Хәкимҗанова. Мондый игелекле акцияләр балаларга ярдәм итү белән генә чикләнмичә, җәмгыятьтә үзара ярдәмләшү, шәфкатьлелек һәм игътибарлылык кыйммәтләрен дә ныгыта.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев