Адреналин һәм ярыш: Кукмарада яшь картингчылар көч сынашты
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Адреналин һәм ярыш: Кукмарада яшь картингчылар көч сынашты

Гомумкоманда буенча Кукмараның ДОСААФ автомобиль мәктәбе командасы икенче урынга лаек булды.

Кукмараның дәүләт автоинспекциясе территориясендә урнашкан картодромда картинг буенча ярышлар узды. 

Ярышларда Кукмара, Балтач, Арча, Теләче һәм Лаеш районнарыннан 40 яшь картингчы катнашты. Спортчылар шәхси беренчелектә «Стриж», «Хонда ГХ −200», «Хонда ГХ −270» һәм «Минск» төркемнәрендәге картларда көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча «Стриж» төркеме: Рамазан Абзалов — икенче, «Хонда ГХ-200»: Самир Гатин — беренче, Абдулмәлик Сабирҗанов — өченче, кызлар арасында «Хонда ГХ −270»: Амелия Артемьева — икенче, «Минск» төркемендә Вильдан Әхмәтгалиев икенче урын яулады. Гомумкоманда буенча Кукмараның ДОСААФ автомобиль мәктәбе командасы икенче урынга лаек булды.

Ярышларда Кукмара, Балтач, Арча, Теләче һәм Лаеш районнарыннан 40 яшь картингчы катнашты.
Ярышларда Кукмара, Балтач, Арча, Теләче һәм Лаеш районнарыннан 40 яшь картингчы катнашты.

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев