Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобус йөри башлады

12 декабрьдән, ниһаять, Янсыбы һәм Иске Йорт авылларына мәктәп автобусы йөри башлады. Бу ике авылдан Зур Кукмара урта мәктәбендә алтмыштан артык бала укый. Автобус килүне укучылар да, ата-аналар да бәйрәмчә тантана, ипи-тоз белән каршы алдылар. Бирегә килгән мәктәп директоры Габит Нәҗипов, урынбасары Фаил Хәбибуллин да авыл кешеләренең шатлыгын уртаклаштылар. Янсыбы...

12 декабрьдән, ниһаять, Янсыбы һәм Иске Йорт авылларына мәктәп автобусы йөри башлады. Бу ике авылдан Зур Кукмара урта мәктәбендә алтмыштан артык бала укый. Автобус килүне укучылар да, ата-аналар да бәйрәмчә тантана, ипи-тоз белән каршы алдылар. Бирегә килгән мәктәп директоры Габит Нәҗипов, урынбасары Фаил Хәбибуллин да авыл кешеләренең шатлыгын уртаклаштылар. Янсыбы авылы имамы Фәргать хәзрәт автобусны изге догалар, хәер-фатыйха белән озатты. Биредә яшәүче Зөфәр Гайнуллин барлык ата-аналар исеменнән район башлыгы Сергей Димитриевка, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровка, мәктәп директорына ихтирам хисләрен белдерде.

Илһам Гайнуллин,

Янсыбы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев