Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ата кош - ана кош

Илдус белән Һәдия бер-берсен яратып өйләнештеләр. Егет ипле, булдыклы булуы белән кызның күңелен яулап алса, Һәдия үзенең чибәрлеге, чаялыгы һәм... сирәк очрый торган исеме белән дә Илдусны әсир итә. Гаиләдә озак көтелгән, тансык, бердәнбер бала булганга, кызга шундый исем кушканнар икән (Һәдия гарәп телендә "бүләк" дигән мәгънәне белдерә, ди). Кыскасы,...

Илдус белән Һәдия бер-берсен яратып өйләнештеләр. Егет ипле, булдыклы булуы белән кызның күңелен яулап алса, Һәдия үзенең чибәрлеге, чаялыгы һәм... сирәк очрый торган исеме белән дә Илдусны әсир итә. Гаиләдә озак көтелгән, тансык, бердәнбер бала булганга, кызга шундый исем кушканнар икән (Һәдия гарәп телендә "бүләк" дигән мәгънәне белдерә, ди). Кыскасы, Һәдия башта әти-әнисенең, соңрак Илдусның тормышына куанычлы бер бүләк булып килеп керә.

Ширбәт аен чын мәгънәсендә татлы, бәхетле уздыра яшь пар: сөенеп-сөешеп, әби-бабайларга кунакка йөрешеп - вакытның узуы, кем әйтмешли, сизелми дә. Егет белән кыз бер-берсенә ияләнеп, матур бер гаилә булып яшәп китәләр. Шулай ипләп кенә, бәхетле булып кына яшәп ятканда, бер көнне Илдус белән Һәдиянең аяз күңелләрен кара болыт каплап, араларын боза язды...

Ул көнне яшь пар әбиләргә кунакка бара ("тёща коймакларын" яратканга күрә, Илдус моның ише мәҗлесләрдән баш тартмый). Күңелле итеп утырганнан соң, яшьләр кайтыр юлга чыга. Әкрен генә атлаганда, кичке тынлыкта ниндидер кошның гаҗәеп сихри моңын ишетәләр болар.

- Ничек матур сайрый! - дип соклануын уртаклашып әйтеп куя Һәдия.

- Ма-ту-ур... - дип ризалаша хатыны белән Илдус һәм белгечләргә хас эшлекле тавыш белән, башын әһәмиятле селкеп, өстәп куя:

- Ата кош!

- Менә сиңа мә! - дип гаҗәпләнә Һәдия. - Каян белдең әле син аның ата кош икәнен?

- Сайравыннан таныйм... - дип, тагын бер тапкыр катгый гына башын селкеп ала Илдус.

- Хә! Булды ди сиңа ата кош - ана кош бу! - дип кире кага хатын ире сүзен.

Әмма Илдус үз дигәнендә нык торуын дәвам итә:

- Юк, ата кош!

Бу вакытта Һәдия күңелен ниндидер үҗәтлек биләп ала һәм аның "барыбер үз сүземне бирмим" дигән кире фикере әйләнә-тирәне усал итеп яңгыратып җибәрә:

- Әйттемме сиңа "ана кош" дип, димәк, ана!

Шуннан соң күпмедер вакыт дәвамында юлда "ата кош!", "ана кош!", "ата кош!", "ана кош!" дигән кайнар бәхәс дәвам итә, яшь пар өйләренә кайтып кергәч кенә, өй, хуҗалык, ризык әзерләү мәшәкатьләре белән игътибар читкәрәк китеп, мәгънәсез тарткалашу туктала. Тормыш, шулай итеп, үз җае белән әкрен генә алга таба дәвам итә һәм бу бәхәс бүтән искә төшерелми.

...Егерме еллап вакыт уза. Илдус белән Һәдия урта яшьләрдәге ир-хатын яшенә җитә: яшәгәне яшәлгән, балалар үскән, уртак көч белән җитештерелгән өйдә, тормыш ямен тоеп, булганның кадерен белеп, әйбәт кенә яшәп яталар болар. Кичләрнең берсендә кер үтүкләп торган хатын кроссворд чишеп утырган иренә уйчан хыялый тавыш белән әйтеп куя:

Язманың дәвамы "Хезмәт даны" газетасында.

Ришат Курамшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев