Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аш.Буҗидагы хоккей мәйданчыгында күмәк ял итү оештырылды

Безнең Аш-Буҗи авылы халкы бик тату, бердәм яши. Элек Яңа ел бәйрәменнән соң, 1 гыйнвар көнне, авыл эчендә футбол, чаңгы ярышлары үткәрелә иде. Бу көнне урамнарда кар көртләре тигезләнә, Яңа ел табынында тулган ашказаны җиңеләеп китә, градуслы эчемлекләр яратканнарның махмыры чыгып бетә... Менә быел да 1 гыйнварда онытыла барган әлеге...

Безнең Аш-Буҗи авылы халкы бик тату, бердәм яши. Элек Яңа ел бәйрәменнән соң, 1 гыйнвар көнне, авыл эчендә футбол, чаңгы ярышлары үткәрелә иде. Бу көнне урамнарда кар көртләре тигезләнә, Яңа ел табынында тулган ашказаны җиңеләеп китә, градуслы эчемлекләр яратканнарның махмыры чыгып бетә...

Менә быел да 1 гыйнварда онытыла барган әлеге традиция яңартылды. Авыл кибетендә сатучы булып эшләүче Гөлшат Исрафилова белән сыер савучы Рәфия Хаҗиевалар авылдагы хоккей мәйданчыгында халык өчен кичке бәйрәм - күмәк ял итү оештырдылар. Әлеге чарага кеше бик күп килде. Чын мәгънәсендә ял булды ул. Теләгән һәркем чыгып җырлады, биеде, уеннарда катнашты. Башлангыч мәктәптә укучы кызларның тимераякта биюләре дә бик матур башкарылды.

Авыл халкы арасында яшеренеп яткан талантлылар күп бит ул. Кемнеңдер тамашачылар каршында чыгыш ясыйсы киләдер. Ул шуннан күтәрелеп тә китәргә, зур сәхнәләрдә үзен күрсәтергә мөмкин. Әлеге бәйрәм теләге булганнарга юл ача, сәләтлеләрне таныта. Рәхмәт сезгә, Гөлшат белән Рәфия. Киләсе елда да хоккей мәйданчыгында шундый бәйрәм оештырырсыз дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев