Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Альберт Шәнгәрәев – тыйнак, максатчан, эшчән егет

Хәзерге вакытта күпчелек кешеләр спортны баюга туры юл дип саныйлар. Спортчылар исә аны хобби яки шөгыль буларак кына түгел, ә тормыш мәгънәсе буларак та күрәләр, зур уңышларга ирешәләр, тукталып калмыйлар. Шундый спортчыларның берсе - Кукмара күппрофильле лицей укытучысы Альберт Шәнгәрәев. Альберт - тыйнак, максатчан, эшчән егет. Аның өчен спорт -...

Хәзерге вакытта күпчелек кешеләр спортны баюга туры юл дип саныйлар. Спортчылар исә аны хобби яки шөгыль буларак кына түгел, ә тормыш мәгънәсе буларак та күрәләр, зур уңышларга ирешәләр, тукталып калмыйлар. Шундый спортчыларның берсе - Кукмара күппрофильле лицей укытучысы Альберт Шәнгәрәев.

Альберт - тыйнак, максатчан, эшчән егет. Аның өчен спорт - күңел ачу түгел, ә тормыш мәгънәсе. Үзенең 26 яшендә аның бихисап күп титул һәм медальләргә ия булуы күпләрдә соклану хисләре тудырадыр. Самбо һәм дзюдо секциясенә ул болай килеп эләгә. Әтисе олы улы Алмазны секциягә яздырырга уйлый. Алты яшьлек Альберт та алар белән бара. Шуннан бирле инде ул монда. Аның тренеры - Марс Бәдретдинов. Альбертның спортка омтылышы шулкадәр зур була, ул бер генә күнегүне дә төшереп калдырмый. Шул ук елда ул ярышларда катнаша башлый, җиңүләр яулый. Көндәлек тренировкалар, үз өстеңдә эшләү нәтиҗәсендә, хәзерге көндә Альберт - уңышлы спортчы, самбо буенча Россия спорт мастеры, республика һәм бөтенроссия ярышлары чемпионы. Соңгы вакытта Альберт кагыйдәсез сугышлар белән мавыга башлаган. Ул биш сугышта катнашкан һәм бишесендә дә җиңү яулаган. Казанда халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган традицион XXVI самбо буенча бөтенроссия ярышы узды. Анда Альберт көмеш медаль яулады. Шулай ук ул "ТАТFINGНТ" һөнәри көрәш лигасының MIX COMBAT гала-көрәш финалы бәйгесендә катнаша. Дагестаннан килгән көндәшен җиңеп, беренче урында кала. Альбертның мондый җиңүләре бихисап.

Альбертка дисциплина, ихтыяр көче, киеренкелек хас. Әлеге сыйфатлар аңа өч ел "спецназ"да хезмәт итәргә ярдәм иткән. Аның ачык йөзе, төпле сүзе, ихтирамлылыгы, эчкерсезлеге, игелеклелеге аңа укытучы эшендә дә ярдәм итә.

Альберт спортта гына түгел, шәхси тормышта да уңышка ирешкән. Аның матур гаиләсе бар.

Альбертның тормышы бик тыгыз: тренировкалар, йөгерү, ярышларга йөрү. Бу - көндәлек эш. Тик ул үзенең бу юлны сайлавына бер дә үкенми. Альберт Шәнгәрәев кебек спортчылар үсеп килүче буынга яхшы үрнәк күрсәтә. Альбертка алга таба да бары тик уңышлар гына теләп калыйк!

"Зилант" спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев