Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Аква-Трейд" җәмгыяте оештырган акциянең җиңүчесе Грециягә барачак (фото, видео)

"Кукморский" һәм "Kukmara" сәүдә маркалары астында1,5 һәм 0,5 литрлы шешәләрдә 17 төрле лимонад һәм "Кукмара" суы җитештерүче "Аква-Трейд" җәмгыяте татлы су яратучылар арасында "Сатып алдым. Ачтым. Юллама!" дигән акция игълан иткән иде. 1 марттан 31 августка кадәр дәвам иткән акциягә шушы көннәрдә йомгак ясалып, аның җиңүчесе билгеле булды. Кукмарада яшәүче...

"Кукморский" һәм "Kukmara" сәүдә маркалары астында1,5 һәм 0,5 литрлы шешәләрдә 17 төрле лимонад һәм "Кукмара" суы җитештерүче "Аква-Трейд" җәмгыяте татлы су яратучылар арасында "Сатып алдым. Ачтым. Юллама!" дигән акция игълан иткән иде. 1 марттан 31 августка кадәр дәвам иткән акциягә шушы көннәрдә йомгак ясалып, аның җиңүчесе билгеле булды. Кукмарада яшәүче Рөстәм Хәйруллин Грециягә юллама алу өчен сертификат белән бүләкләнде.

"Бер тамчы ышанмыйм, кем инде сиңа акциядә катнашкан өчен генә чит илгә юллама бирсен?" - диярләр күпләр. Никадәр генә шикләнсәгез дә, бу чынбарлык. Әле моңарчы районыбызда бер генә оешма-предприятиенең, бер генә җәмгыятьнең дә мондый киң масштаблы акция оештырганы һәм җиңүчеләргә берсеннән-берсе зур, кыйммәтле бүләкләр таратканы булмагандыр. Булдырдыгыз, егетләр!

-Акциядә катнашу өчен бары тик безнең җәмгыятьтә җитештерелгән эчемлекләрне сатып алырга, капкачы астындагы сигез символдан торган кодны табарга һәм аны оештыручыларның www.kukmara-limonad.ru сайтында үзеңнең шәхси кабинетыңны ачып, шунда теркәп барырга кирәк иде, - ди "Аква-Трейд" җәмгыяте директоры урынбасары Нурфат Гатин. - Әлеге акциягә халык беренче көннән үк бик теләп кушылды. Татарстан районнарыннан гына түгел, хәтта Киров өлкәсе, Малмыж, Мәскәү, Ульян каласыннан да теркәлүчеләр бар иде. Промо-кодларнының, әлбәттә, иң күбесе кукмаралылардан булды. Бер атна дәвамында кодлар теркәгән 50 кешенең кәрәзле телефонына атна саен 50шәр сум акча салынды. Шулай ук айлык бүләкләр дә әзерләнде. Ай буена 10нан ким булмаган промо-код теркәүчеләр арасында җиңүчеләргә планшетлар тапшырылды. Җыелган кодларны бейсболка, футболка һәм сумкага да алыштыру мөмкинлеге бирелде. Ә инде иң зур бүләк - Грециягә юллама алу өчен катнашучыларга акция барган чорда 50дән дә ким булмаган промо-код теркәү бурычы куелган иде. 201 кеше арасыннан бер кеше җиңүче дип танылды. Җиңүчеләрнең барысы да рәсми сайтыбызда тәкъдим ителгән формула нигезендә ачыкландылар.

Иң зур бүләк иясе Рөстәм Хәйруллин җәй үтеп китеп, яңгырлы, соры көзге көннәргә килеп кергән мәлдә Грециядә сәяхәт итеп йөрермен, дип уйлап та карамаган булгандыр. "Күктән төшкән бәхет"не ничек кабул итте икән ул?

-Мин социаль челтәрләрдә оештырылган конкурсларда һәрдаим катнашырга тырышам. Әмма бу көнгә кадәр беркайчан зур бүләкләр отканым булмаган иде. Шулай да август ахырында "ВКонтакте" төркемендәге бер бәйгенең җиңүчесе булып, гироскутер белән бүләкләндем. Ә инде "Аква-Трейд" җәмгыятеннән Грециягә барачагымны шалтыратып әйткәннән соң, аларга бөтенләй ышанмадым, шаярталар дип уйлап, хәтта телефонымны да сүндердем. Кабаттан шалтыратканнан соң гына бер-беребезне аңлаштык. Ул мизгелләрдә үземнең нинди хисләр кичергәнемне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел иде, - ди Рөстәм. - Мин бик шат. Быел җәй эссе булды бит, шуның өчен татлы суларны шактый күп файдаландык, промо-кодларны туплау да авыр булмады. Дуслар белән җыелышып утырган вакытта да лимонад шешәләренең капкачларны җыя һәм тиз генә теркәп куя идем. Кодларны ике футболкага да алыштырдым. Грециянең башкаласы Афинада булу, тарихи һәйкәлләр белән танышу, туйганчы диңгездә коену, экскурсияләргә йөрү - минем күптәнге хыялым иде. Димәк, тиздән болар барысы да чынга ашачак. Оештыручыларга зур рәхмәт. Конкурсларда күбрәк катнашыгыз һәм минем кебек җиңүчеләр булыгыз, дуслар!

Шушы көннәрдә чит ил паспорты алганнан соң, Рөстәмгә юлламаны "Элита-Трэвэл" туристлык агентлыгы рәсмиләштерәчәк. Хәерле юллар сиңа, Рөстәм!

Акциядә катнашып җиңү яулаучыларның исемлеге "ВКонтакте" (kukmara-limonad.ru) төркемендә һәм Инстаграмда (kukmara_limonad) биреп барылды. Мондый төр акцияләр, конкурс-бәйгеләр алга таба да оештырылачак. WWW.KUKMARA-LIMONAD.RU сайтында да яңалыклар белән таныша аласыз.

"Аква-Трейд" сәламәтлек һәм яхшы кәеф бүләк итә. Кибет киштәләрендә "Кукмара" газлы суын, "Лимонад Кукморский", "Апельсин", "Колокольчик", "Кола", "Тархун", "Мохито фрэш" һәм башка исемдәге татлы суларны күрәсез икән, ике дә уйламыйча сатып алырга ашыгыгыз! Белешмәләр өчен телефон: 2-85-04.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев