Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән, икесе зыян күргән

М7 трассасының 878 нче чакрымында ике йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. (Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Бүген Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан - өч автомобиль бәрелешкән, ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Иртән 6.11 сәгатьтә...

М7 трассасының 878 нче чакрымында ике йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Бүген Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан - өч автомобиль бәрелешкән, ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән 6.11 сәгатьтә бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә М7 трассасының 878 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр ителә. Татар Казысы авылы борылышында 28 яшьлек йөртүче идарәсендәге "Фредлайнер" фурасы, 40 яшьлек ир-ат идарә иткән "ГАЗ" йөк машинасы һәм өч пассажиры булган "Шевроле" машинасы бәрелешкәннәр.

Һәлакәт аркасында җиңел автомобиль йөртүче һәм аның пассажиры урында ук вафат булган. Һәлакәт урынына 126 нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, "Шәле" посты янгын сүндерүчеләре, полиция һәм медцина хезмәткәрләре килгән. Ике зыян күргән пассажирны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk