Юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә

Һәлакәт Чистай районының Акбулат авылы борылышында була. (Казан, "Татар-информ"). Кичә көндез Чистай районында "КАМАЗ" 13 яшьлек малайны бәрдерә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл һәлакәте турында хәбәр 112 номерына шаһитләрдән килеп ирешә. Алар әйтүенчә, 46 яшьлек ир-ат 13 яшьлек малайны...

Һәлакәт Чистай районының Акбулат авылы борылышында була.

(Казан, "Татар-информ"). Кичә көндез Чистай районында "КАМАЗ" 13 яшьлек малайны бәрдерә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл һәлакәте турында хәбәр 112 номерына шаһитләрдән килеп ирешә. Алар әйтүенчә, 46 яшьлек ир-ат 13 яшьлек малайны бәрдерә.

Фаҗигә булган урынга ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре килә. Малайны кома хәлендә Чистай район шифаханәсенә алып китәләр.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев