Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл һәлакәтендә тулы бер гаиләнең гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте Башкортстанның Мәләвез районында килеп чыккан. Авариянең шаһитлары әйтүенчә, "Форд" автомобиле, алда барган транспорт чарасын узарга дип, каршы як полосага чыккан һәм зур йөк автомобиле белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машинага ут капкан. Коточкыч фаҗигадә дүрт кешенең гомере өзелгән, шуларның берсе - имчәк баласы. Һәлакәтнең шаһитлары аларны автомобильдән чыгарса...

Юл-транспорт һәлакәте Башкортстанның Мәләвез районында килеп чыккан. Авариянең шаһитлары әйтүенчә, "Форд" автомобиле, алда барган транспорт чарасын узарга дип, каршы як полосага чыккан һәм зур йөк автомобиле белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.


Нәтиҗәдә, җиңел машинага ут капкан. Коточкыч фаҗигадә дүрт кешенең гомере өзелгән, шуларның берсе - имчәк баласы. Һәлакәтнең шаһитлары аларны автомобильдән чыгарса да, коткаручылар килешкә тәннәре суынган була инде.

Юлларда сак йөрсәк, ашыкмасак иде. Барыбызны да өйдә көтәләр.

чыганак: http://intertat.ru

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев