Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Туй сәяхәтеннән кайтучы яшь пар булган машина фура астына эләккән (ФОТО)

Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан җиңел машинада туй сәяхәтеннән кайтып килүче яшь пар һәм әти-әниләре булган, дип хәбәр итә социаль челтәрләр кулланучылары. Яшьләр Тайландтан Казан аэропортына кайтып төшкән, анда аларны әти-әниләре каршы алган. Алар өйләренә, Воткинскка юнәлгән, юлда һәлакәткә тарыганнар. Искәртеп үтик, кичә иртән М7 трассасының 878нче чакрымында Отар-Дубровка авылы...

Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан җиңел машинада туй сәяхәтеннән кайтып килүче яшь пар һәм әти-әниләре булган, дип хәбәр итә социаль челтәрләр кулланучылары. Яшьләр Тайландтан Казан аэропортына кайтып төшкән, анда аларны әти-әниләре каршы алган.

Алар өйләренә, Воткинскка юнәлгән, юлда һәлакәткә тарыганнар.

Искәртеп үтик, кичә иртән М7 трассасының 878нче чакрымында Отар-Дубровка авылы борылышында фура, йөк машинасы һәм Удмуртия номерлары белән "Шевроле" бәрелешкәнен хәбәр иткән идек. Һәлакәт нәтиҗәсендә ике ир-ат урында ук үлгәннәр. Ике пассажир хатын-кыз госпитализацияләнгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итүенчә, соңрак аларның берсенең гомере өзелгән, табиблар икенче яшь хатын-кыз гомере өчен көрәшә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев