Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Штрафларны электрон хезмәт аша түләү: тиз дә, уңайлы да

Быел март башына физик затларның - 26206, юридик затларның 62550 транспорт чарасы штрафлар турында хәбәр итүче электрон хезмәткә тоташкан. Шул рәвешле, бүгенге көндә 88 меңнән артык машина хуҗасы юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф карарларын электрон хат белән кабул итеп ала. Мәгълүм булганча, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын еш кына махсус...

Быел март башына физик затларның - 26206, юридик затларның 62550 транспорт чарасы штрафлар турында хәбәр итүче электрон хезмәткә тоташкан. Шул рәвешле, бүгенге көндә 88 меңнән артык машина хуҗасы юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф карарларын электрон хат белән кабул итеп ала.
Мәгълүм булганча, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын еш кына махсус техник чаралар ярдәмендә теркиләр. Дәүләт автоинспекциясе искәрткәнчә, түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматны тиз арада җиткерүнең бүген иң кулай ысулы - административ штраф карарының күчермәсен электрон почтага җибәрү. Бу, үз чиратында, автомобиль хуҗаларына түләнмәгән штрафлар турында он-лайн режимда белеп тору мөмкинлеге тудыра. Ә аны 20 көн эчендә түләгән очракта 50 процентлы ташламадан файдаланырга соңга калмас өчен дә мәгълүматны вакытында белеп тору уңайлы. Административ штраф билгеләү турындагы карарны үтәү судья яки бу карарны чыгарган вазифаи зат тарафыннан кичектерелгән яки озынайтылган булса гына, штраф тулы күләмдә түләнергә тиеш.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе 1.3 бүлегендә күрсәтелгәнчә, Административ кодексның 12нче маддәсендә каралган административ хокук бозган өчен штраф салыну турындагы карар кабул ителгән көннән башлап егерме көннән дә соңармаган очракта, штраф күләменең яртысын гына түләргә ярый. Әмма монда 12.1 маддәнең 1.1 бүлегендә, 12.8 маддә, 12.9 маддәнең 6 һәм 7 бүлекләре, 12.12 маддәнең 3 бүлеге, 12.15 маддәнең 5 бүлеге, 12.16 маддәнең 3.1 бүлеге, 12.24, 12.26 маддәләр, 12.27 маддәнең 3 бүлеге искәрмә бүлып тора.
Транспорт чарасының хуҗасы турында мәгълүматларны электрон базадагы исемлеккә кертү өчен www.gibdd.tatarstan.ru сайтын ачып ("В помощь водителю" бүлегенә), билгеләнгән формадагы бланкны чыгартып алырга һәм аны тутырып, шулай ук ИНН һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкның күчермәләре белән бергә, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә (Казан, Оренбург тракты, 5 йорт, 1-10 бүлмә) юлларга кирәк.
Республика Дәүләт автоинспекциясе искәртә: машина йөртү таныклыгын алу яки алыштыру, шулай ук автомототранспорт чараларын теркәү өчен ЮХИДИ бүлекчәләренә мөрәҗәгать иткәндә, алдан интернет аша язылу уңайлы. Электрон гаризаны gosuslugi.ru - Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәреп була. Гариза биргәндә, әлеге портал аша дәүләт пошлинасын түләгәндә шулай ук 30 процентлы ташлама тәкъдим ителүен дә онытмагыз. Моннан тыш, дәүләт порталында түләнмәгән административ штрафлар турында белергә һәм аларны банк картасы аша капларга мөмкин.
Белеп тор!
Россия Хөкүмәте юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләрне раслады. Әгәр руль артындагы кешенең машина йөртү стажы ике елдан азрак булса, аңа автомобиленә "Тәҗрибәсез йөртүче" билгесен урнаштырмыйча юлга чыгу тыела. Шулай ук әлеге карар нигезендә, мопед һәм мотоцикл йөртү стажы ике елдан артык булган очракта гына пассажир утыртырга ярый. Зур һәм куркыныч йөк ташучы транспорт чаралары белән идарә итү өчен дә машина йөртү стажы ике елдан ким булмаска тиеш.
Россиядә өндәү билгесеннән гыйбарәт "Тәҗрибәсез йөртүче" билгесе рәсми рәвештә 2009 елның 1 мартында кертелгән иде. Күпләр аны урнаштыруны мәҗбүри түгел дип исәпләде, икенчеләре "чәйнек" билгесенә алыштырды. "Тәҗрибәсез йөртүче" билгесе машинаның арткы ягына тышкы яктан ябыштырылырга тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, автоинспекторлар транспорт чарасын файдалануны тыя торган административ җаваплылык чараларын күрергә хаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев