Район автоинспекциясе кукмаралыларга Дәүләт хезмәтләре порталының уңайлыклары турында искә төшерә
Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә.
Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә. Бу хакта район дәүләт автоинспекторы Руслан Самиков хәбәр итте.
Дәүләт хезмәтләре алу өчен чәршәмбе 14.00-17.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә аеруча күп кеше мөрәҗәгать итә. Район автоинспекциясенә килүне планлаштырганда әлеге мәгълүматны искә алуыгызны сорыйбыз.
Транспорт чарасын теркәү, конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен рөхсәт, куркыныч йөкләр ташуга кертү, транспорт чарасының конструкциясенә кертелгән үзгәрешләр белән иминлек таләпләренә туры килүе турында таныклыклар алу мәсьәләләре буенча консультацияне 8 (84364) 2-63-49 номерына шалтыратып алырга була. Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша языла алмаганда да шушы номер аша хәбәргә чыгып, район автоинспекциясенә килергә мөмкин.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев