Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада узган комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Утырышта гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре, хатлары да каралды.

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте.

Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов район юлларында килеп чыккан юл фаҗигаләре турында сөйләде, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарылучы эшләргә тукталды.

«Агымдагы елның өч аенда район территориясендә дүрт юл-транспорт һәлакәте булды, аларда биш кеше зыян күрде, һәлак булучылар юк. Җәяүлеләр катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде, ике кеше тән җәрәхәтләре алды», - дип сөйләде Фирдүс Фәхретдинов.

ЮХИДИ җитәкчесе җәйге чорда юлларның торышына, юл билгеләре кую, җәяүлеләр һәм балалар катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, тәүлекнең караңгы вакытында урамнарны даими яктырту мәсьәләсенә игътибарны арттыру кирәклеген дә ассызыклады. Шулай ук язгы кыр эшләре вакытында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да җитәкчеләр, җаваплы затлар белән очрашулар үткәрергә кирәк, диде ул.

Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге вәкиле Дмитрий Медведев бурычлылардан штрафлар түләтү буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак эш алып барулары турында сөйләде. Мәсәлән, 2022 елда бурычлыларның дүрт транспорт чарасына, ә агымдагы елның өч аенда бер транспорт чарасына арест салынган. 2022 елда Кукмара район суды аша штрафларын түләмәүче бер кеше транспорт йөртү хокукыннан чикләнгән. 2023 елда суд аша бурычлы кешенең махсус хокукыннан файдалануына чикләү билгеләү турында бер административ дәгъва гаризасы бирелгән.

Утырышта гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре, хатлары да каралды.

Комиссия вәкилләре шулай ук видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев