Кукмарада “Тоннель” операциясе узды
Тикшерү барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы ачыкланган.
20 октябрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә Кукмараның Магистральный урамында “Тоннель” операциясе үткәрде. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы ачыкланган.
Болар: тиешле тәртиптә транспорт чарасын теркәмәү (1 очрак), укып булмый торган дәүләт номерлары булган автомобильдә йөрү (11), куркынычсызлык каешын куймау (5), җәяүленең кагыйдәләрне үтәмәве (1), транспорт чарасының техник төгәлсезлеге (1), автомобильгә техник күзәтү уздырмау (3), тахограф булмаган килеш транспортта хәрәкәт итү (1).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев