Кукмарада рейд вакытында шоферларның махсус сигналлы транспортка юл бирү-бирмәве тикшерелде
Районда «Юл хәрәкәте иминлеге атнасы» дәвам итә.
«Юл хәрәкәте иминлеге атнасы» кысаларында Кукмарада махсус рейд үткәрелде. Район Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары, район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, транспорт йөртүчеләрнең махсус тавыш һәм яктылык сигналлары кабызылган ашыгыч хезмәт машинасына юл бирү мәҗбүриятен үтәү-үтәмәүләрен тикшерде.
Автомобильчеләрнең күбесе юл читенә чыгып, махсус техникага хәрәкәт итү өстенлеген тәэмин итте. Әмма арада кагыйдәләргә буйсынмаучы да очрады.
«Ашыгыч ярдәм күрсәтү, янгын сүндерү яки полиция машиналарына вакытында юл бирмәү күп вакытта кеше гомеренә дә бәла алып килергә мөмкин. Ә бит махсус сигналлы транспорт һәрвакыт ашыгыч хәлгә бара: анда кеше гомере, милек сакланышы сорала. Шуңа күрә без рейдлар уздырабыз, аңлату эшләре алып барабыз. Һәркем шуны аңласын иде: юл бирү – кагыйдә генә түгел, ул – җаваплылык һәм кеше гомерен саклап калу мөмкинлеге. Кызганыч, кайбер автомобиль йөртүчеләр тиешле таләпләрне үтәргә ашыкмый. Рейд вакытында бер кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Шоферга беркетмә төзелде. Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк», – дип билгеләп узды район Дәүләт автоинспекциясе инспекторы Ранил Гыйниятуллин.
Инспектор сүзләренә караганда, махсус тавыш һәм яктылык сигналлары кабызылган ашыгыч хезмәт машиналарына юл бирмәгән өчен 7,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф яисә 6 айдан 1 елга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү карала.
Район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә шофер булып эшләүче Рамис Сираев та үзенең фикерләрен җиткерде:
«Автомобильнең сирена һәм яктылык сигналларын кушкан вакытта юл бирмәүчеләр районда шактый очрый. Шоферлар, шуны аңлагыз: без аларны юктан түгел, ә ашыгыч очракларда гына кушабыз. Без кешегә ярдәм итәр өчен ашыгабыз. Шуның өчен игътибарлырак булсагыз иде», – диде ул.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә фельдшер булып эшләүче Резидә Хөсәенова да ваемсызлык күрсәтүче, сигналны ишетеп тә, юл бирмәүче шоферларның Кукмарада очрап торуын билгеләп үтте, игътибарлы булырга чакырды.
«Ашыгыч ярдәмнең һәркемгә кирәк булуы ихтимал. Шоферлар бу хакта да онытмасын иде», – ди ул.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев