Кукмарада рейд вакытында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче ачыкланган
Кукмарада узган рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы теркәлгән.
9 августта сәгать 7.30-9.30да Кукмара шәһәренең Ленин урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта районның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: иминлек каешын куймау (4 очрак), җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы (2 очрак), җәяүлегә юл бирмәү (1 очрак).
Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер машина йөртүче ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев