Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада полиция хезмәткәрләре җиңел автомобиль урлаучыны тоткарлаган

Транспорт чарасы Кукмараның Степан Разин урамында табылган.

Кукмарада хокук сагында торучылар җиңел автомобиль урлаучыны тоткарлаган. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

«Оператив-эзләү чаралары уздырганнан соң, хокук саклаучылар машина урлаучының эзенә төште. Ул Кукмарада яшәүче балигъ булмаган кеше булып чыкты», - дип билгеләп үтте Фирдүс Фәхретдинов.

Элегрәк Кукмара шәһәренең Нур Баян урамындагы 37нче йорт ишегалдында «ВАЗ-2109» автомобиле урланган, дип хәбәр ителгән иде.

Фото: Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев