Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада өч автомобиль катнашында юл фаҗигасе булган

Юл-транспорт һәлакәте Кукмараның Магистральный урамындагы килеп чыга.

Юл-транспорт һәлакәте 2 февральдә сәгать 20.00дә Кукмараның Магистральный урамындагы 60нчы йорт янында килеп чыга. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. 

Кукмарада өч автомобиль катнашында юл фаҗигасе булган

Беренчел мәгълүматларга караганда, Шкода Рапид автомобилен йөртүче, Г. Камал урамы ягыннан икенчел юлдан чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен бозып, «Юл бирегез» дигән юл билгесе таләбен игътибарсыз калдырган, сулдан төп юлдан хәрәкәт итүче Шкода Суперб автомобиленә юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң Шкода Суперб автомобиле Ә.Юнус урамы ягыннан икенчел юлдан чыккан Форд автомобиле белән бәрелешә.

Кукмарада өч автомобиль катнашында юл фаҗигасе булган

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Шкода Суперб автомобиленең арткы утыргычында булган пассажирлар — 28 яшьлек хатын-кыз һәм 2 яшьлек бала зыян күрә. Аларны Кукмара районы үзәк дәваханәсенә китерәләр һәм медицина тикшерүеннән соң, өйләренә җибәрәләр.

Кукмарада өч автомобиль катнашында юл фаҗигасе булган

Кукмарада өч автомобиль катнашында юл фаҗигасе булган

Кукмарада өч автомобиль катнашында юл фаҗигасе булган

фото: район Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев