Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада “Легаль булмаган йөртүче” операциясе бара

Оператив-профилактик чаралар 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Республикада, шул исәптән Кукмара районында “Легаль булмаган йөртүче” дигән оператив-кисәтү чаралары уза. Район Дәүләт автоинспекторлары әлеге операция кысаларында пассажирлар йөртүче транспорт чараларына карата тикшерүләрне көчәйтә, рейдлар һәм тикшерүләр үткәрә. 

Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе инспекторы Руслан Саммиков сүзләренә караганда, кисәтү чаралары вакытында пассажирлар утырту урыны сигез урыннан ким булган транспорт чаралары аеруча игътибарга алыначак.

“Чөнки әлеге категориягә керүче транспорт шоферларының күбесе махсус рөхсәт язуы, рейс алды медицина тикшерүләре, транспортларга рейс алды контроле үткәрмәгән килеш юлга чыга, пассажирлар йөртә. Шул рәвешле, алар кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Кисәтү чаралары узган вакытта халыкны йөртүче барлык прассажир автобуслары, аларның тиешле документлары да тикшереләчәк”, - ди Руслан Саммиков.

Оператив-кисәтү чаралары 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев