Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы узды
Көн тәртибендә 3 сорау һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре бар иде.
Башкарма комитет бинасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Район Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов агымдагы елның 1 кварталында теркәлгән юл фаҗигаләре турында сөйләде, анализ ясады, юл-транспорт һәлакәтләре аеруча күп килеп чыга торган урыннарны билгеләп үтте, шулай ук балаларның юл-транспорт травматизмына тукталды.
Финанс-бюджет палатасы Рәисе Илнур Сәмигуллин агымдагы елның 1 кварталында муниципаль максатчан программаның мөһим күрсәткечләре һәм индикаторлары үтәлеше турында сөйләде.
«Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррире-редакция җитәкчесе Эльвира Миннәхмәтова массакүләм мәгълүмат чараларының юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча эшен яктыртты.
Чыгышлардан соң гражданнардан һәм оешмалардан килгән мөрәҗәгатьләр, хатлар каралды.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев