Кукмарада Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы узды
Утырышта гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре, хатлары каралды.
Кукмарада Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы үтте. Аны комиссия рәисе Азат Гарифуллин алып барды.
Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов узган ел район территориясендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре белән таныштырды. 2024 елда 21 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 26сы төрле тән җәрәхәтләре алган. 2023 ел белән чагыштырганда районда юл фаҗигаләре саны — 19,2, һәлак булучылар саны 40 процентка кимегән.
2024 елда исерткеч эчемлек кулланып руль артына утырган һәм медицина тикшеренүе узудан баш тарткан 134 шофер тоткарланган. Быел исерек транспорт йөртүчеләр катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 3сендә зыян күрүчеләр бар.
Узган ел балалар белән бәйле 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 3 бала зыян күргән. Балалар катнашындагы фаҗигаләрне булдырмас өчен район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан эзлекле эш алып барыла: автотранспорт предприятиеләренең вазыйфаи затлары, транспорт йөртүчеләр арасында әңгәмәләр, мәктәп һәм балалар бакчаларында агитация-пропаганда чаралары үткәрелә.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Андреев быелның кышында Кукмара шәһәрендәге автомобиль һәм җәяүле юлларының торышы турында мәгълүмат бирде. Җирле автомобиль юлларын кышкы чорда «Чиста шәһәр», ә ишегалды территорияләрен «Ремстройсервис» оешмасы чистарта.
Утырышта гражданнар һәм оешмаларның җәяүле кичүләрен, яңа автобус павильоннарын төзекләндерү турындагы мөрәҗәгатьләре, хатлары каралды.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев