Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Утырыш барышында районда аварияләр, балалар юл-транспорт травматизмы, балаларны төркем белән йөрткәндә кагыйдәләрне үтәү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Район Советы бинасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Көн тәртибенә түбәндәге сораулар каралды: 2025 елның беренче аенда аварияләр торышы, юл-транспорт һәлакәтләре еш чыгу урыннарын; агымдагы елның беренче аенда балалар юл-транспорт травматизмын анализлау; «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесе эшчәнлеген һәм проблемалы мәсьәләләрне яктырту; балаларны төркем белән йөрткәндә кагыйдәләрне бозуга юл куймау һәм мәктәп автобусларын имин файдалануны тәэмин итү мәсьәләләре.
Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Егоров 2025 елның беренче аенда аварияләр торышына, юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урынга анализ ясады. Агымдагы елның беренче аенда район территориясендә 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 2 кеше тән җәрәхәтләре алган. Гыйнвар аенда исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән һәм медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен 10 машина йөртүче тоткарланган. Балалар катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Наил Агишев «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесе бүлекләренең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде һәм проблемалы мәсьәләләргә тукталды: бу — автомобиль юлларының сакланышы, юл буе полосасы, проблеманы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту.
«2024 елда Татарстан Республикасы юлларында 3258 юл-транспорт һәлакәтендә 320 кеше һәлак булды, 3991е җәрәхәтләр алды. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда кимесә, һәлак булучылар саны арткан. Шулар арасында 16 яшькә кадәрге 11 бала да бар. Республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм аварияләр дәрәҗәсен киметү бүгенге көндә беренче чираттагы бурыч булып кала, аңа бары тик бөтен җәмәгатьчелекнең тырышлыгын берләштерү, өстәмә нәтиҗәле чаралар күрү юлы белән генә ирешергә мөмкин. Массакүләм мәгълүмат чаралары җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда төп роль уйный һәм гражданнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттырырга, шулай ук халыкның үз-үзен тотышына һәм аңына көчле йогынты ясарга мөмкин», — диде ул.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район профилактика бүлеге начальнигы Елена Яковлева тыңлаучыларга авыл җирлекләренең төркемнәрендә юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын, юл-транспорт травмотизмын профилактикалау һәм киметү буенча проблемалы мәсьәләләрне яктырту турында мәгълүмат җиткерде. Халыкка тарату өчен барлык мәгълүматны "Кукмара районы дәүләт автоинспекциясе«нең Телеграм каналыннан алырга кирәк.
Мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Фәләхетдинова балалар төркемнәрен оешкан рәвештә йөртү кагыйдәләрен бозмау һәм мәктәп автобусларын имин эксплуатацияләү турында мәгълүмат җиткерде. Районда укучыларны белем йортларына 19 маршрут буенча 20 мәктәп автобусы йөртә. Юл яки һава шартлары туры килмәгәндә (бигрәк тә күз күреме җитәрлек булмаганда) балаларны йөртү тыела. Автобуслар махсус мәйданчыкларда гына туктарга мөмкин, ә алар булмаганда, балалар кинәт юлга чыкмасын өчен, юлдан читтә туктарга тиеш.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев