Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария 25 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Магистраль урамында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Лада Веста автомобиленең йөртүчесе юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршыга килүче Hyundai автомобиленә юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. 
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада машинасының йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.
Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев