Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада “Иминлек атнасы” узачак

Районда юл фаҗигаләрен кисәтү, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә юнәлдерелгән "Иминлек атнасы" үтәчәк. Ул 28 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, мәктәп укучылары белән дә очрашып, кисәтү әңгәмәләре үткәрәләр, конкурс-викторина, ачык дәресләрдә катнашалар. Инспекторлар җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар, значоклар, беләзекләр) кулланырга киңәш итәләр.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев