Кукмарада ике машина йөртүчене автомобиль тәрәзәләренә тонировка ясаткан өчен штрафка тартканнар
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада ике машина йөртүчене автомобиль тәрәзәләренә тонировка ясаткан өчен штрафка тартканнар

Тәрәзәләре караңгылатылган машиналарны ачыклау буенча рейд 3 ноябрь көнне 9дан 12 сәгатькә кадәр барды.

Кукмарада ике машина йөртүчене автомобиль тәрәзәләренә тонировка ясаткан өчен штрафка тартканнар. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

ЮХИДИ рейды 3 ноябрь көнне 9дан 12 сәгатькә кадәр Кукмарада узды. Юл-патруль хезмәте инспекторлары тонировка ясалган машиналарга аерым игътибар иттеләр.

Рейд барышында ике юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үткәнчә, бу юнәлеш буенча эш дәвам итәчәк.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев