Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада ике автомобиль йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр

Ике шофер да җәмәгать суды карары нигезендә 30 мең сум штрафка тартылалар, бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәләр.

Кукмарада ике автомобиль йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.

2 августта 20.35 сәгатьтә район кешесе «Мамадыш-Кукмара» автоюлының 58нче чакрымында исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә ВАЗ-21074 автомобилен йөртә. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә — организмда 0,785 промилле күләмендә спирт ачыклана. Әлеге шофер суд утырышында үз гаебен таный. 

6 августта 7.06 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Өлге авылының Үзәк урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә «Лада Калина» автомобиле белән идарә итә. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә -организмда 1,335 промилле күләмендә спирт ачыклана. Ир кеше суд утырышына килмәү сәбәпле, эш аның катнашыннан башка карала. 

Ике шофер да җәмәгать суды карары нигезендә 30 мең сум штрафка тартылалар, бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәләр.

фото: районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев