Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада “Игътибар – балалар!” акциясе башлана

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узачак.

Агымдагы елның 7 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 316 юл фаҗигасе булган, аларда 10 баланың гомере өзелгән, 313е төрле тән җәрәхәтләре алган. Кукмара районында балалар белән бәйле 4 һәлакәт теркәлде, 4 бала зыян күрде.

Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештыру планлаштырыла. Шулай ук инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып барачак, ата-аналар, балалар белән очрашу, акцияләр уздырачаклар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль тагын да көчәйтелә. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга, юл йөрү кагыйдәсен бозган балаларга да таләпләр катгый булачак.

Ранил Гыйниятуллин, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев