Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада Дәүләт автоинспекторлары журналистлар белән бергә рейдка чыкты

Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүче балаларга «Тукта, тормышыңа куркыныч яный» дигән карточкалар тутырыла һәм алар укый торган мәктәпләргә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә җибәрелә.

Игътибар итәсездер, бу арада урамнарда велосипедчы, скутерчы балалар аеруча күбәйде. Ярый ла һәммәсе тиешле урында гына йөрсә, алар бит автомобильләр юлына да чыга. 

Беркөнне Нур Баян урамында яшәүче Гөлзия исемле ханым үзләреннән зарланып та алды әле.

«Кичке якта күршем белән көн саен тротуардан йөреп, һава сулап кайтам. Караңгы төшә башлагач, аеруча активлаша алар. Зур юлга чыгып, әллә ниләр майтаралар. Машина бәреп китә күрмәсен үзләрен дип борчылам», — ди ул. 

ЮХИДИ инспекторлары белән әлеге микрорайонда булып, велосипедчы, самокатчы балалар белән аралашып кайттык. 
Велосипедчы, самокатчылар юлның икенче ягына җәяүле юлы аша чыгарга тиеш булса да, шук-шаян малайлар ул хакта уйлап та карамый. Каян туры килә, шуннан юлны кисә. Борылыш буламы ул, урам чатымы — анда исләре дә юк! Ни өчен кагыйдәне бозасыз, дигән сорауга да җаваплары әзер: «Мин карадым. Анда машина юк иде бит».

Кукмарада яшәүче Никита һәм Марсель исемле малайларга быел әти-әниләре электр самокаты бүләк иткән. Зур юлдан рәхәтләнеп җилдерәләр генә! Күпкатлы йорт подъездына килеп утыргач, яннарына барып, бераз сөйләштермәкче идек тә, яңа «танышлар» сүзгә саран булып чыкты. Шулай да берсе:

«Кагыйдәне башка бозмыйм, мәктәпкә хәбәр итә күрмәгез. Моннан соң ишегалдында гына йөриячәкмен», — дип ышандырды. 

Ә менә икенчесе телефонын ничек кулына тоткан, без киткәнче, шулай утырды. Сорауларга җавап бирү өчен инспекторга бер-ике секундка гына күз төшереп ала да кабат уенга кереп «чума». 

«Кечкенә балаларга электр самокаты кебек кыйммәтле бүләкләр ясаганчы әти-әниләр иң элек аларның иминлеге турында уйласын иде. 14 яшькә кадәрге балалар самокатта да, велосипедта да автомобиль юлына чыгарга тиеш түгел. Ә менә 14 яше тулганнарга автомобиль юлыннан йөрү рөхсәт ителә. Анда да тиешле экипировка булырга, шәхси хәрәкәт чарасының (СИМ), әйтик, электр самокатының тизлеге сәгатенә 60 чакрымнан артмаска тиеш. Кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар карала. 29 апрельдә шәһәрнең Нур Баян урамында бер велосипедчы катнашында юл фаҗигасе булды. 13 яшьлек малай велосипед белән тротуардан барганда кинәт кенә автомобиль юлына килеп чыга һәм „КамАЗ“ тәгәрмәче астына эләгә. Бәхеткә каршы, бала зыян күрмәде. Узган атнада самокат белән автомобиль юлында йөрүче дүртенче сыйныф укучысына да кисәтү ясарга туры килде», — ди ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.

Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүче балаларга «Тукта, тормышыңа куркыныч яный» дигән карточкалар тутырыла һәм алар укый торган мәктәпләргә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә җибәрелә. 

Әмир исемле малайга шушы көннәрдә генә әтисе үзенең велосипедын йөрергә биргән. Ул тротуарда һәм балалар мәйданчыгындагы юлдан гына йөрүен әйтте. Ә менә Артем кайсы мәктәптә һәм ничәнче сыйныфта укыганын, яшен дә «оныткан» булып чыкты. Ярый әле сөйләшә торгач, исемен хәтерендә яңарта алды, юкса, танышмыйча да саубуллашырга туры киләчәк иде. Чираттагы велосипедчы ике малайның әбиләре дә янәшәдә генә.

«Ике оныгым бар. Көн җылы, рәхәт булгач, балаларның мәктәптән соң велосипедта йөрергә чыгасылары килә. Башлангычта гына укыйлар бит әле, шуның өчен үзләрен генә чыгарып җибәрергә куркам. Тротуардан, машиналар йөрми торган җирләрдән шактый ара урап кайтабыз. Мондый төр тикшерүләр бик кирәк. Чөнки без аңлатканны алар бер яктан тыңлый, икенче яктан оныта. Ә менә инспектор сүзе ул — закон», — ди Рузилә апа.

22 майда Татарстанда «Игътибар — балалар!» кисәтү акциясе башланып китте. Ул 5 июньгә кадәр барачак. Әлеге чорда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, викторина, бәйгеләр узачак. ЮХИДИ инспекторлары әти-әниләрнең балаларын автомобильдә ничек йөртүләрен тикшерәчәк, велосипедчы, самокатчы, мопедчы балаларны да игътибар үзәгенә алачак.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев