Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада “Автобус” операциясе үткәрелде

Пассажир транспортлары катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын киметү, иминлекне тәэмин итүче таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатында Кукмарада "Автобус" оператив-кисәтү операциясе узды. Аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны даими йөртү өчен билгеләнгән транспорт чараларына карата контрольне аеруча көчәйтте. Инспекторлар транспортның техник торышын автобуслар маршрут буенча хәрәкәт иткән чагында һәм автооешмалардан эшкә чыгып китәр...

Пассажир транспортлары катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын киметү, иминлекне тәэмин итүче таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатында Кукмарада "Автобус" оператив-кисәтү операциясе узды. Аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны даими йөртү өчен билгеләнгән транспорт чараларына карата контрольне аеруча көчәйтте. Инспекторлар транспортның техник торышын автобуслар маршрут буенча хәрәкәт иткән чагында һәм автооешмалардан эшкә чыгып китәр алдыннан тикшерде. Нәтиҗәдә тахографсыз хәрәкәт итү, транспортка техник тикшерү уздырылмау, янгын сүндерү җайланмасы төзексез булу, кайбер шоферларның рейс алдыннан медицина тикшеренүе үтмәве ачыкланды. Барлыгы 9 беркетмә төзелде. Шулай ук автобусларны төгәлсезлекләр белән юлга чыгарган ике вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылды.

Фирдүс Фәхретдинов, ЮХИДИ начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев