Кукмарада җәяүлеләр юлында җиңел автомобиль йөртүче өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте шәһәрнең Нур Баян урамында булган.
Кукмарада җәяүлеләр юлында чит ил автомобилен йөртүче өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл фаҗигасе 17 ноябрьдә 18.10 сәгатьтә шәһәрнең Нур Баян урамындагы 34нче йорт янында килеп чыга. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Шкода» автомобиле йөртүчесе, җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүе аша чыгучы 60 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле хатын-кыз зыян күргән.
фото: районның Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев