Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада «Җәяүле» операциясе бара

28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр республикада, шул исәптән Кукмара районында да «Җәяүле» операциясе уза.

Быелның 10 аенда Кукмара районында тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 520 җәяүлегә беркемә төзелгән, җәяүлеләргә юл бирмәгән 282 шофер штрафка тартылган.

28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр республикада, шул исәптән Кукмара районында да «Җәяүле» операциясе уза. 

«Быелның 10 аенда Кукмара районында тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 520 җәяүлегә беркетмәләр төзелде. Шулай ук җәяүлеләргә юл бирмәгән 282 шофер штрафка тартылды. Профилактик чаралар вакытында юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләргә, зебра аша чыккан вакытта җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән шоферларга аеруча зур игътибар биреләчәк. Һәркем юлларда сак һәм игътибарлы булырга, яктылыкны кайтаргыч элементларның да мөһимлеген белергә, аңларга тиеш», — ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.

Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесенең сүзләренә караганда, зебрада җәяүлегә юл бирмәгән шоферга 1500 сумнан 2500 сумга кадәр, ә инде юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыккан җәяүлегә 500 сум штраф каралган.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6