Кукмара районында 57 яшьлек ир-атны машина бәрдергән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында 57 яшьлек ир-атны машина бәрдергән

Җәяүле тәүлекнең караңгы вакытында киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган килеш юл кырыеннан барган

Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 гыйнвар көнне 17 сәгать 35 минутта Балтач Шәмәрдән юлының 21 чакрымында юл һәлакәте булган: Лада Ларгус машинасы шоферы җәяүлене бәрдергән. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юл уңаеннан барган. 57 яшьлек ир-ат машина килгән вакытта юлга йөгереп чыккан. Шул ук вакытта аның киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмавы да ачыкланган. Ир-ат Арча районы дәваханәсенә озатылган.

фото: Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев