Анда 7 команда катнашты.
Зур Кукмарадагы “УРАЛ” футбол манежында махсус хәрби операция барышында вафат булган райондашларыбыз истәлегенә, Туеш мәчете бүләкләренә 2016-2017 елларда туган балалар арасында мини-футбол буенча ярыш үткәрелде. Анда 7 команда катнашты: Туеш мәчете, Манзарас, Зур Кукмара, Интер-1, Интер-2, Нократ Аланы, Мамадыш.
Көн дәвамында барган киеренке уеннардан соң җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Мамадыштан килгән уенчыларыбыз алды. Туеш мәчете командасы - икенче. Өченче һәм дүртенче урыннарга Интер-1 һәм Интер-2 командалары лаек булды. Барлык җиңүче командаларга кубок, медальләр һәм диплом тапшырылды. Шулай ук “Иң яхшы уенчы”, “Иң күп туп кертүче”, “Иң яхшы капкачы”, “Иң яхшы һөҗүмче”, Иң яхшы сакчы” номинацияләрендә дә иң яхшы уенчылар билгеләнде.
Ярыш ачылышында нәсыйхәт сүзләре белән район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шафигуллин чыгышлары булды, махсус операция барышында вафат булганнарга догалар кылынды.
Рамил Хәйруллин фотолары
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев