Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары исереклек билгеләре булган ике машина йөртүчене ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 15 очрагы теркәлгән.

4 октябрьдә Кукмара районындагы «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 64нче чакрымында дәүләт атоинспекциясе хезмәткәрләре участок вәкилләре белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 15 очрагы ачыклана. Алар арасында куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу — 6, дәүләт теркәү номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү — 4, җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу — 2, документларсыз транспорт чарасы белән идарә итү — 1 очрак.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган ике машина йөртүче тоткарлана. Аларның транспортлары штрафлар стоянкасына куела.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев