Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында оештырылган рейд вакытында исерек йөртүче ачыкланган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 17 очрагы теркәлә.

24 июль көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 58нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 17 очрагы теркәлде. Алар арасында: 9ы — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 3се — техник яктан төзек булмаган транспорт белән идарә итү, 3се — ОСАГО иминият полисыннан башка машина йөртү, 1се — транспортның билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән булуы.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев