Кукмара районында мотоцикл белән авып, 16 яшьлек ике яшүсмер зыян күргән
Ике яшүсмер дә Арча район үзәк дәваханәсенә озатылган.
Авария Кукмара районы машина юлында була, нәтиҗәдә ике яшүсмер зыян күрә. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итә.
Авария 10 апрельдә 2.20 сәгатьтә Кукмара районының «Кукмара — Шәмәрдән — Янсыбы — Зур Сәрдек — Трыш» автомобиль юлының 0 чакрым + 20 метрында килеп чыга. Беренчел мәгълүматларга караганда, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган 16 яшьлек яшүсмер мотоцикл руле артында Кукмара шәһәре юнәлешендә хәрәкәт итә һәм, т формалы юл чатында уңга борылганда, каршы як полосаның юл читенә төшә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотоциклчы һәм аның 16 яшьлек пассажиры төрле сынулар һәм имгәнүләр ала. Икесе дә Арча район үзәк дәваханәсенә озатыла.
Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев