Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыклана

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 11 очрагы теркәлә.

22 май көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Зур Кукмара авылының Мәктәп урамындагы 6нчы йорт янында «Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 11 очрагы теркәлде. Алар арасында: 3се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 3се — ОСАГО иминият полисы булмаган килеш транспорт йөртү, 2се — тәрәзәләре караңгылатылган, 1се — дәүләт номерлары укылмый торган, 1се — машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев