Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән: Дәүләт автоинспекциясе ярты елга нәтиҗә ясады

Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Егоров белән әңгәмә.

Юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген сак­лау максатыннан республикада, районда комплекслы профилактик чаралар үткәрелә. 
2026 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясау һәм юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча алып барылган эшләр турында без район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Егоров белән сөйләштек. 

– Сергей Петрович, 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәтләре вәзгыятен ничек бәялисез?

– Район терри­ториясендә юл-тран­спорт һә­лакәтләре бе­лән бәйле вәзгыять даими контрольдә тотыла. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу чорда барлыгы 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 8 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, һәлак булучылар юк. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләрдә кимү күзәтелә. Чөнки үткән ел алты айда барлыгы 7 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда ике кешенең гомере өзелеп, 10 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре алган. 

– Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре нинди булып кала?

– Анализ күрсәт­кәнчә, төп сәбәпләр арасында тизлек режимын бозу, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, хәвефсез дистанция сакламау, шулай ук транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү очраклары бар. Моннан тыш, җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү дә аварияләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр һәлакәтнең артында кеше язмышы торуын аңлап, без профилактик эшләргә аеруча зур игътибар бирәбез. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәр категориясе белән дә эш алып барабыз.

– Балалар катнашындагы юл-транспорт җәрәхәтләнүен кисәтү буенча нинди чаралар күрелә?

 – Соңгы алты айда балалар катнашында 2 юл фаҗигасе теркәлде, аларда 3 бала зыян күрде. Балаларның юлларда имгәнүен профилактикалау – безнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Мәгариф учреж­дениеләрендә даими рәвештә аңлату дәресләре, акцияләр һәм профилактик чаралар үткәрелә. Ата-аналар белән дә актив эш алып барыла, чөнки балалар өчен иң мөһим үрнәк – өлкәннәрнең үзләре. Баланы махсус тоту җайланмаларын куллану, хәвефсезлек каешын эләктерү һәм юл аша дөрес чыгу кагыйдәләрен өйрәтү һәр гаиләнең игътибар үзәгендә булырга тиеш.

– Җәйге чорда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен нинди юнәлешләргә басым ясала?

 – Җәй айларында транспорт агымы сизелерлек арта, шуңа күрә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Аеруча исерек хәлдә транспорт белән идарә итүне ачык­лау, тизлек режимын контрольдә тоту һәм балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүгә игътибар бирелә. Моннан тыш, мотоцикл, мопед һәм электр самокатларыннан файдаланучылар белән дә профилактик эш алып барыла.

– Юл хәрәкәтендә катнашучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Иң мөһиме – юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм үзара ихтирам күрсәтү. Юлда ашыгырга кирәкми, чөнки берничә минут оту кеше гомереннән дә кыйммәтрәк булырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә тизлекне юл шартларына туры китерергә, хәвефсезлек каешларын кулланырга һәм руль артына арыган яки исерек хәлдә утырмаска киңәш итәм. Җәяүлеләргә исә юлны билгеләнгән урыннарда гына чыгарга һәм караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга кирәк. Юллардагы иминлек – һәркемнең уртак җаваплылыгы. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәвефсез юллар һәм имин сәфәрләр телим.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев