Кукмара районы автоинспекторлары каршы як полосадан йөрергә яратучыларны ачыклау буенча профилактик чара оештырачак
Профилактик чара 18-27 ноябрьдә уза.
18-27 ноябрьдә Кукмара районы юлларында «Каршы як полоса» дигән профилактик чара уза.
Район Дәүләт автоинспексиясе мәгълүматлары буенча, 2024 елда каршы як полосага чыгу сәбәпле, район территориясендә 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, анда 1 кеше һәлак булган.
«Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә шофер кеше, алдагы автомобильне узып китәр алдыннан каршы як полосаның буш булуына, юл хәрәкәтендә катнашучы башка транспорт чараларына куркыныч тудырмаслык ара барлыгына инанырга тиеш. Шулай ук „Узу тыелган“ юл тамгасы гамәлдә булган зонада, тоташ линия билгеләре булганда, куркыныч борылышларда һәм күрү чикләнгән участокларда да үтеп китү тыела», — дип билгеләп үтте район дәүләт автоинспекциясе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Егоров.
Тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен автомобиль йөртүчегә 5 мең сум күләмендә административ штраф яисә дүрт айдан алып алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кагыйдәне бозу кабатланган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хокук бозучыларга яисә әлеге гамәл өчен хөкем ителгән затларга өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев