Алар арасында исерткеч эчемлекләр куллану билгеләре булган бер машина йөртүче тоткарланды
25 июль көнне 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Гөлсем Сөләйманова урамында “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелгән. Операциянең максаты - транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш һәм исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган машина йөртүчеләрне ачыклау.
-Операция барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 14 очрагы теркәлде. Алар арасында исерткеч эчемлекләр куллану билгеләре булган бер машина йөртүче тоткарланды, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. – Алты айлык нәтиҗәләре буенча районда исерек машина йөртүчеләр катнашында өч юл-транспорт һәлакәте булды, аларда ике кешенең гомере өзелде, өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев