Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 19 очрагы теркәлде
Бүген, 28 август көнне, 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр Ленин урамының ике участогында "Тоннель" профилактик чарасы уздырылды. Операциянең максаты - юлны тиешсез урыннан чыккан җәяүлеләрне, исерек килеш машина йөртүче шоферларны ачыклау. Операция барышында юл йөрү кагыйдәсен бозуның 19 очрагы теркәлде. Аның 8е - юлны тиешсез урыннан чыккан җәяүле, 3се - куркынычсызлык каешын эләктермәүче, 7се - башка юл йөрү кагыйдәсен бозучы. Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан исереклек билгеләре булган шофер тоткарланды, дип хәбәр итте ЮХИДИ.
фото: район ЮХИДИ
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев