Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Фото: Кукмарада “АВТОБАБАЙ-2018” конкурсы үткәрелде

60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге конкурсантлар юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен һәм автодромда машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге машина йөртүчеләр арасында “АВТОБАБАЙ-2018” конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга тарту иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйгедә катнашучылар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр, ә аннан соң автодромда машина йөртү буенча көч сынаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Гомәр Нуриев яулады. Ул район данын яклап, Өлкәннәр көненә багышланган конкурсның республика этабында катнашачак.
Район конкурсында җиңүчеләрнең барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды. Икенче урынга – Рәшит Камалиев, өченче урынга Зиннур Баймиевлар лаек булды. “Юл йөрү кагыйдәләрен белү” номинациясендә - Рәшит Камалиев, “Машинаны фигуралы йөртү” номинациясендә Владимир Собакиннар иң яхшы дип табылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев