Авариядә җәяүле һәлак булган
Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 сентябрь көнне 20.50 сәгатьтә Оштырма Юмья-Яңа Комар юлында транспорт һәлакәте булган. “Ситроен-4” машинасы шоферы 33 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүле һәлакәт вакытында алган травмалардан урында ук һәлак була. Ачыкланганча, аның киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган. Юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакыра.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев