Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Дәүләт автоинспекциясе биш кеше үлеменә китергән юл һәлакәте шаһитләрен эзли

Дәүләт автоинспекциясе фаҗигале юл һәлакәте шаһитларын эзли, һәлакәттә 5 кеше гомере өзелгән, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең Казан бүлеге матбугат хезмәте. Фаҗига 25 ноябрьдә Казан - Йошкар-Ола трассасының 15нче чакрымында Яшел Үзән янында кичке сигез тулганда булган. "Тойота Лэнд Крузер" һәм 14нче модель "Лада" автомобильләре бәрелеше нәтиҗәсендә "Лада"ны йөртүче һәм...

Дәүләт автоинспекциясе фаҗигале юл һәлакәте шаһитларын эзли, һәлакәттә 5 кеше гомере өзелгән, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең Казан бүлеге матбугат хезмәте. Фаҗига 25 ноябрьдә Казан - Йошкар-Ола трассасының 15нче чакрымында Яшел Үзән янында кичке сигез тулганда булган.

"Тойота Лэнд Крузер" һәм 14нче модель "Лада" автомобильләре бәрелеше нәтиҗәсендә "Лада"ны йөртүче һәм дүрт пассажиры үлгән. "Тойота" шоферы һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләрен алган.

Соңрак "Тойота" йөртүчесенә карата җинаять эше кузгатылган. Һәлакәт шаһитлары әйтүенчә, ир кеше исерек булган. Үзе медэкспертиза узудан баш тарткан.

Юл-транспорт һәлакәте шаһитларыннан 5-333-866 телефонына шалтыратулары сорала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев