Әйтер сүзем бар
-
Бозылган торт бәйрәмнең ямен бозды
Кукмараның үзәгендә урнашкан, үзебез гел кереп йөри торган кибетләрнең берсеннән оныкның туган көненә торт сатып алдык. Бәясе 300 сумнан артык, бер дә очсыз димәс идем. Әмма хикмәт бәядә түгел, күчтәнәчкә дип алган тортыбыз бозылган булып чыкты. Балалар, туганнар алдында уңайсыз хәлгә калдык. Югыйсә, куллану вакыты да чыкмаган иде. Аңлашылмый, тортларның...
-
Төрекчә пешкән бик тәмле бәрәңге
Телне йотарлык тәмле бәрәңге, әйтерсең, күмердә пешкән. * бәрәңге - 1 кг; * тимьян, (орегано) - 1 чәй кашыгы; * сумак (яки барбарис) - 1 чәй кашыгы; * пулбибер (төрек борычы) - 1 чәй кашыгы; * сарымсак - 4-5 тырнак; * зәйтүн мае - 2 аш кашыгы; * сыер мае...
-
Автобус ник килмәде?
Дүшәмбе көнне Кукмара-Олыяз маршрут автобусы йөри торган көн, әмма бу атнада кичке рейсны күпме көтсәк тә килмәде. АТХга шалтыратып, автобусның киләме-юкмы икәнен сораган идек, диспетчер бик дорфа гына итеп: "Юк", - дип җавап бирде дә, телефон трубкасын куйды. Автобуста халык аз, кеше йөрми дип зарланалар, аның киләсенә ышаныч булмагач, ничек...
-
Кабак кайнатмасы (рецепт)
Кайнатма өчен: 1 кило кабак, 800 грамм шикәр комы һәм бер лимон. Эш тәртибе: кабакны кабыгыннан чистартырга, шакмаклап турарга, шикәр комы салып суы чыксын өчен 10-12 сәгатькә калдырырга. Лимонның төшләрен алырга һәм кабыгыннан арындырып, бик вак итеп турарга. Шикәр комы белән кабакны кайнатып чыгарырга һәм 15 минут пешереп алырга, лимон...
-
Урам юлы начарлана бара
Берничә ел элек бер ягы Манзарасныкы, икенче ягы шәһәрнеке булган Хәлфин урамына элемтәчеләр телефон кабеле үткәргәннәр иде. Әйбәт кенә булган урам юлыбыз шуннан соң начарланып калды. Хәзер юлдагы чокыр-чакырлар елдан-ел зурая, аларны төзекләндерү өчен зур суммалар да кирәк түгел, югыйсә. Узган ел күршедәге Гомәров урамын рәтләп куйдылар, безнекенә дә тәртип...
-
Авылыбыз халкы дингә тартыла
Янсыбы авылында балалар өчен җәйге дини укулар оештырылды. Куркып кына башлаган идек, мәчеткә бик күп бала җыелды. Әлхәмдүлилләһ, авылыбыз кешеләре дингә, белемгә өстенлек бирәләр. Балалар гына түгел, ата-аналар да бик актив, ярдәм итәргә генә торалар. Балалар белән Кукмара мәдрәсәсенә экскурсиягә бардык. Анда безне Ришат хәзрәт һәм мәдрәсә хезмәткәрләре ачык йөз...
-
Балан бәлеше әзерлибез
Баланны чистартып юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар. Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып пешә. Суынган баланны манный ярмасы һәм кесәл кушып, бәлеш эченә салалар. Бәлешне башка җиләк-җимеш бәлешләре кебек пешерәләр. Бер бәлешкә (төче камыр): он 600 г, су яки сөт 150 г, май 150 г, бер йомырка,...
-
Кукмараның Кави Нәҗми урамы юлына кайчан чират җитәр?
Безнең Кави Нәҗми урамы бик начар хәлдә, чакыр-чокырлар шул хәтле тирән. Урам аша 4нче мәктәптә укучылар йөри, балаларын мәктәпкә илтүче әти-әниләргә дә машина белән шул юллардан үтәргә туры килә. Көз айларына кереп барабыз, яңгырлар башланса, урамнан үтү тагын да кыенлашыр. Җәй буе ремонт көттек, булмады. Өске, аскы урамнар ремонтланды бит,...
-
Кайбер шәхси хуҗалыклар санитар-чисталык таләпләрен үтәп бетерми
Туеш бистәсе Мәҗит Гафури һәм Гагарин урамнарын берләштерә. Кукмарага Мамадыш ягыннан килеп кергәндә әлеге урамнар шәһәребезнең визит карточкасы булып тора дисәк тә ялгыш булмас. Шунлыктан әлеге урамнарның чисталык-санитар, архитертура-төзелеш (матурлык) таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәсен район хакимияте, шәһәр советы гел контрольдә тота. Кышын олы юл, кече урам-тыкрыкларны кар-бураннан чистарту, җәен юл...
-
Кем атты: Кенәбаш авылында мылтык тавышлары яңгырады
Әйе, 20 августта Кенәбаш авылында мылтык тавышлары яңгырады. Бакчага чыгып килә идем, мылтыктан аткан тавышлар ишеттем. Баш очымда мескен бер зур гына кош, соңгы тапкыр канатларын җилпеп, җиргә гөрселдәп төште. Күп тә үтмәде, урамга зур тизлектә җиңел машина килеп туктады, аннан берәү чыгып, җан биреп яткан кошны машина эченә атты...
-
Паркта бик күңелле
Шәһәребезнең Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркын торгызу һәркемдә зур канәгатьләнү хисе тудырды. Хәзер парктан кеше өзелми. Балалар аттракционнарда күңел ача, эскәмияләрдә өлкәннәр ял итеп утыра, яшь әниләр бала коляскалары тартып йөри, тротуарлардан килгән велосипедчылар җилдерә...Ял көннәрендә кичке якта паркта аеруча җанлылык: төрле авыллардан үзешчәннәр матур концерт куялар. Кыскасы,...
-
Татарча бишбармак
Ингредиентлар: - 2 кг сыер ите; - суган 2 данә; - яшел тәмләткечләр; - кара борыч; - тоз; - он; - 2 йомырка. Итне зур кисәкләргә бүлеп 2 сәгать кайнатырга. Шунда ук тәменчә борыч белән тоз салырга. Кайнаган арада камыр ясарга. Камырны юка итеп җәеп ромб формасында кисәргә. Шулпа әзер...
-
Кукмарада кайбер шоферлар машиналарының фараларын яндырмыйча йөриләр
Кайберәүләрнең законнарга, гомуми кагыйдәләргә төкереп каравына исем китә. Мәсәлән, Кукмарада кайбер шоферлар машиналарының фараларын яндырмыйча йөриләр. Бу бит закон бозу гына түгел, бер-береңне хөрмәт итмәү дә. Нигә ЮХИДИ хезмәткәрләре андыйларны игътибарсыз калдыра икән? Бер тапкыр штраф түләсә, икенче юлы алай кыланып йөрми бит ул. Җәяүлеләр дә юлда саграк булсыннар иде,...
-
Искергән товар аласыбыз килми
Шәһәребездә зур кибетләр ачылган саен, кечкенә сәүдә йортларына йөрүчеләр кими бара. Чөнки зур кибетләр үзләренең затлылыгы, товарларының төрлелеге белән безне җәлеп итеп торалар. Минем үземнең дә шул кечкенә кибетләргә керәсем килми. Сәбәбе дә юк түгел. Зур сәүдә йортларында ашамлыкларның куллану вакыты узмаганын саталар, чөнки аларны гел тикшереп торалар. Ә йорт...
-
Тозлы кәбестә әзерлибез
2 кг кәбестә, 2 кишер, 1 баш сарымсак. Тозлык: 1 л суга 1әр стакан үсемлек мае, 6 %лы аш серкәсе һәм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз. Кәбестәне саламлап турарга, кишерне кореяча салат әзерли торган угыч аша уарга, сарымсак изәргә. Барысын бергә эмаль савытка салып болгатырга. Тозлык өчен кайнап торган...