Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Татлы ризык

Яңа ел панакотасын әзерләү өчен 0,5 стакан шикәр комы, 350 миллилитр майлылыгы 20 проценттан ким булмаган каймак (сливки), 1 пакетик ванилин, желатин, 2 аш кашыгы шикәр пудрасы, 100-200 грамм катырылган җиләк. Иң беренче эш итеп, 50 грамм суга желатинны салып эретәбез. Тирән савытка каймакны, шикәр комы белән ванилинны салып утта...

Яңа ел панакотасын әзерләү өчен 0,5 стакан шикәр комы, 350 миллилитр майлылыгы 20 проценттан ким булмаган каймак (сливки), 1 пакетик ванилин, желатин, 2 аш кашыгы шикәр пудрасы, 100-200 грамм катырылган җиләк.

Иң беренче эш итеп, 50 грамм суга желатинны салып эретәбез. Тирән савытка каймакны, шикәр комы белән ванилинны салып утта утыртабыз, яхшылап болгатып торып кайнарларга кирәк, ләкин кайнап чыгарга тиеш түгел. Бераз суынгач, желатин белән кушарга. Алдан әзерләп куелган кечкенә үтәкүренмәле пыяла савытларга башта изелгән җиләкләрне, өстенә әзер массаны салабыз. Ике сәгатькә суыткычка куябыз. Өсте бераз каткач, вак кисәкләргә киселгән җиләкләр белән бизибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев